Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сихердән сакланырга кирәк

Сихер - адәм баласын бәхетсез итә, Кыямәт көнендә мәңгелек җәһәннәм утына сала торган гөнаһ.

Сихер белән шөгыльләнүчеләр, нәрсәгәдер ирешү өчен сихерчегә баручылар үзләренең нинди кыйммәтле бәя түләгәннәрен аңламыйлар. Хәтта мөселманнар арасында да сихер белән бәйләнгәннәр бар. Сихер адәм баласы белән шайтан арасындагы килешү аркасында килеп чыга. Аны куллану өчен төрле сәбәпләр бар. Берәр кеше икенче берәүнең үзеннән яхшырак, уңышлырак, бәхетлерәк яшәвен күрсә, эченнән кайный башлый. Иманы булганнар мондый нәрсәләргә игътибар итмиләр. Әгәр инде күңелләрендә көнләшү хисе туса, әлеге уйны башларыннан чыгарырга тырышалар. Иманнары зәгыйфь булганнар, холкы да начар булса, бары тик үзләренә генә яхшы булырга тиешлеге турында уйлыйлар. Адәм баласы авырып китеп, үз чиренең каян чыкканын, ничек дәваларга кирәк икәнен белмичә йөрергә мөмкин. Шул вакытта кемдер: "Менә бу авылда яисә шәһәрдә дәвалаучы бер апа, абый бар. Син шуңа барып кара әле", - диләр. Ул аны сихерче дими, дәвалаучы, ди. Әле бу сихерче кайчандыр табиб, психолог та булып эшләгән булса, аңа ышаныч тагын да арта.

Аллаһы Тәгалә сихерчеләр турында Коръәни-Кәримдә: "Алар һидәятне адашкан юлга саттылар. Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәтен алар газапка алыштырдылар. Аларны Кыямәт көнендә газаптан башка нәрсә көтми", - ди. Һәрбер сихерче сихер белән шөгыльләнер, яисә сихерне өйрәнер алдыннан шайтан аны өйрәтә башлый. Сихерче ике кеше арасын боза, сихер белән мәхәббәт сала ала, чирләтергә булдыра, хәсрәтләр җибәрә һәм башкалар. Сихер белән шөгыльләнүче кызыгып китә дә иманын да, динен дә, үзен дә шайтанга сата. Сихерче кеше иманын шайтанга саткач, урыны кайда буласын белә - мәңгелек җәһәннәм утында.

Мөселманнар арасында да иманнарын шайтанга сатучылар очрый. Сихер белән шөгыльләнүче мөселманнар кебек киенсә дә, намаз укыса да, ул мөселман түгел. Аның иманы шайтанга сатылган. Сихерченең хөкеме - кяфер. Мөселман кешесе сихерче янына бармый. Хәтта бу сихерче югалган баланы, туганыңны таба алса да, авырулардан дәваласа да, киләчәгеңне әйтеп бирсә дә. "Бу шәһәрдә, авылда өшкерүче бар, ул төшендә күрә дә, сиңа киләчәгеңне сөйләп бирә, үткәнеңне әйтә", - дип сөйләргә дә мөмкиннәр. Монда нинди куркыныч бар? Мөселманнар аларга барып, ышанып, алар сөйләгәннәрне башкаларга да сөйләп, үзләре кяфер булалар. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Сихерчегә барган кеше, аның сүзен сөйләгән кеше - кяфер", - диде. Галимнәребез: "Намаз укыса да, мәчеткә йөрсә дә, ураза тотса да, сәдакаларын бирсә дә, үзен мөселман итеп күрсәтсә дә, үзен мөселман итеп сизсә дә, сихерчегә барып, аның сүзенә ышанган кеше кяфер булды", - диләр. Бу - бик куркыныч нәрсә. Берәр кеше авырудан, килеп туган борчулардан интеккәндә, аңа берәр иптәше: "Минем сине бу хәлдән алып чыгардай танышым бар", - ди. "Ул сихерче түгелме?" - дигән сорауга: "Юк, ул массаж ясый", - дип, яисә тагын башка нәрсәләр эшли дип, теге мескенне сихерчегә җибәрергә мөмкиннәр. Сихерчегә килеп эләккәч инде, ул үзенекен эшли. Телевизордан сихерчеләрнең үзара ярышларын карау, сихерче сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, күңелеңә салып кую, йолдызнамәләргә ышану - Ислам динендә катгый рәвештә тыелган. Бу хәрәм генә түгел, чөнки хәрәмнән тәүбәгә килеп була. Бу - диннеңне сату.

Белмичә сихерчегә барганнарга нишләргә? Аларның, бәлки Аллаһы Тәгалә каршында гозере булыр. Аңа елый-елый тәүбәгә килергә, соңгы сулышына кадәр истигъфар кылырга һәм башка беркайчан да бу эш белән шөгыльләнмәскә кирәк.

Өшкерүгә килгәндә, ул ничек сихер белән бәйләнгән соң? Өшкерү - Пәйгамбәребез сөннәте, Коръән белән дәвалау. Өшкерү өчен каядыр барырга кирәкми. Коръәнне алып яттан яисә белгәнеңне укыйсың. Моның өчен ниндидер гыйлем дә кирәкми, ул бик җайлы эш. Пәйгамбәребез сөннәте буенча: "Кая барыйм микән, мине кем яхшы өшкерер микән", - дип эзләнеп йөрү тыелган.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
«Яӊарыш» газетасы, 28.05.2015 ел.
Фото: https://encrypted-tbn3.gstatic.com/images?q=tbn:ANd9GcQMuU16Cz1PyVTeATKdFC7zWt9LXOhJyKb5XLyyZifuQv3bwc2G5A

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250