Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сихри сөйкемлелек

Менә ике ел инде Балтачка кайтам. Бер-ике көнгә генә булса да ... Эльвира Ибраһимова янына... Яшьли бакыйлыкка күчкән якынымның каберенә баш иеп, дога укыр өчен.

Бик акыллы, ярдәмчел, кешелекле, нечкә күңелле, сөйкемле, ягымлы, үзенә бер матур тембрлы тавыш иясе,радиожурналист иде ул. Безнең Актанышта 7 ел эшләп, яшәү дәверендә, Актанышлылар аны үз итте,туганыдай якын күрделәр. Ул киткәч,сагындылар, юксындылар. Аны югалтуны авыр кичерделәр.

Эльвираныкыдай тавыш иясе башка юктыр ул. Ул сөйләгән шигырьләрне тыңлаганда, тәннәр чымырдый, гүяки, меңләгән кырмыска синең тәнендә йөгерешә.

Эльвираның туган авылы Таузар да, район үзәге булган Балтач та бик матур, кешеләре ягымлы,тырыш, дини дип уйлыйм. Былтыр кайтканда ураза ае иде, кем белән генә очрашсам да, барысы да уразада иделәр. Тырыш диюем шуннан, урамнар чиста, йортлар төзек, капка төбендә-гөлбакча.

Кешеләре матур итеп Балтачка хас ягымлылык белән сөйләшәләр.

Чишмә буйлары төзек, чиста, исем китте.

Балтач халкы, Актаныштан аермалы буларак, күпкатлы фатирларда түгел, үз йортларында яшиләр. Әмма, урамнарында кош-корт та, мөгезле эре терлек тә йөрми. Юкса, бу чәчәкләр, күзне иркәләп, урам балкытып утыра алыр идемени?

Мине каршы алып, кунак иткән, Эльвираның апасы Алсуга, Таузарга алып баручы апасы Саяра белән җизниеңә рәхмәтем чиксез. Аларга сәламәт озын гомер, башка кайгы күрмәсеннәр иде диясем килә.


Резида Храмова.
Актаныш – Балтач.


P.S. Шушы гүзәл табигатьле Балтачта тугангамы, Эльвира да бик ягымлы, үзенә тартып торучы ниндидер сихри сөйкемлелек бар иде. Балтач кызы Эльвира безнең күңелләрдә мәңгелеккә калды, онытмабыз,онытырга мөмкин дә түгел. Үзем исән-чакта, мин аны онытмаячакмын дип ышандырып әйтә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать