Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Син көрәшче булдың гомер буе

Танылган шагыйрә, язучы, җәмәгать эшлеклесе,Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Шакированың 75 яшьлегенә

Син көрәшче булдың гомер буе,
Гаделсезлек булды дошманың.
Куштанлану- синең кәсеп түгел,
Гамәлләрең- намус кушканың.
Шатландырып җылы сүзең белән
Насыйп булсын озак яшәргә.
Уңганлыгың өлге булсын иде
Безгә генә түгел, яшьләргә.
Син көрәшче булдың гомер буе,
Җиңә бардың тормыш ютәлләрен.
Гомерең елъязмасы- ак кәгазъдә,
Тезелеп калган иҗат түтәлләрең.
Кеше хәсрәтенә яндың, көйдең,
Ачы язмышларга сызландың.
Җан авазың итеп теркәп бардың,
Җырга салдың моңлы узганың.
Авыр еллар белән әтисезлек
Синең балачагың урлады.
Фәкыйрьлектән чыгу юлын эзләп,
Урал рудникларын урадың.
Ә юлыңда гамьсез битарафлар
Ашады шул, телде бәгырьне
Табигатьтән иңгән илаһи көч
Сындырмады үҗәт шагыйрьне.
Тормыш сынавында сыгылмадың,
Авырлыклар кичтең- сөрлекмәдең.
Тормышыңны кордың, үзең салдың
Ирләр күтәралмас өрлекләрен.
Үз урының табу өчен җирдә
Төннәр буе әрнеп сызландың.
Үткән гомерең синең үзе китап,
Үрнәк, гыйбрәт юлың, узганың.
Һәрбер сүзең тормыш дәреслеге
Туры сүзгә кытлык заманда.
Үткер күзең, аксакаллар сүзең
Әсир итсен безне һаман да.
Сине уку, синең сүзне тыңлау
Уйландыра, иңә зур шатлык.
Синең әсәрләргә тарта күңел,
Язмышларда булган уртаклык.
Юллыйм сиңа изге теләкләрем,
Юбилейлар әле күп булсын.
Иҗат, тормыш шатлыклары белән
Йөзләрең гел балкып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250