Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Син тавышланма, мин синең гомереңне саклап калган кеше” (+фото)

Әле жиде яше дә тулып житмәгән нәни Сәрия өенә кайтып барганда бер капка төбендә мотоцикл күрә. Ничек инде утырып карамыйча йөрәк түзсен. Гаҗәеп тә шук, тиктормас кызый мотоциклга менеп атлана. Тик тимер атның кыю кызчыкка ачуы чыга, ул җиргә ава һәм Сәрия аның астында кала.

Ярый әле бу хәлне мәктәптән кайтып килүче 8 сыйныф укучысы Ралиф күреп ала. Ул кызны коткарып кала.

Ни өчен Сәрия сөйләгән бу мизгелне искә төшердемме? Күпме еллардан соң язмыш менә шушы ике кешенең чәчләрен чәчкә бәйли. Хатыны ачулана башласа, Ралиф әле дә шаяртып: “Син тавышланма, мин синең гомереңне саклап калган кеше”, — дияргә ярата.

Гомер агымсу кебек, акканын сизми дә каласың. Ул көннән соң күпме еллар үткән. Сәрия үзе хәзер биш бала анасы.

— Мин сигез балалы гаиләдә җиденче бала идем.  Әби-бабай белән яшәдек, алардан куркып тора идек. Әнием яшьли вафат булды. Әтием өйләнмичә, бөтенебезне җыеп, ярдәм итеп аякка бастырды, — дип искә ала Курса Почмактан Сәрия Фәсхиева. – Мин бик шук идем. Малайлар белән уйнап үстем. Минем иң якын дустым, сердәшчем Рөстәм Сабирҗанов булды. Чаңгыда йөрдем, биергә яраттым. Әтинең туганнары кайтса, концертлар оештыра идем. “Шаян Фатиха” дигән шигырь сөйләгәнемне әле дә хәтерлим. Укыганда Курса Разъездына уйнарга менеп йөри идек. Шуннан да сугышып кайтыр идем. Агач башыннан төшмәдем. Мәктәптә сәхнәдә булдым. Фәнис Җиһанша белән скетчлар да уйнап йөрдем әле.

Ралифка кияүгә чыкканда Сәриягә 18 яшь тә тулмаган була. Ул вакытта кыз Казанда элемтә техникумында укып йөри, егет авыл клубын җитәкли. “Аерым торып тормышыгыз бозылмасын”, — дип кайнанасы киленен авылга кайтара. Шулай уку йорты ярты юлда кала.  Сәрия клубта сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Бер-бер артлы өч кызлары – Сиринә, Ризәлә, Рәмзилә дөньяга килә. Аннан малай булмасмы икән, дип дүртенчесенә тәвәккәлли. Әти-әнисен сөендереп Салават, берничә елдан Сәгыйрь туа.

— Ралиф нәрсәгә табасың, дип каршы килеп карады, тик мин үссүзлерәк бит, алып кайттым. Сәгырьне тапканда миңа 41 яшь иде. Ралиф үзе хәзер балалар өчен нишләргә белми. Менә бит, кызлар бер-бер артлы өйдән чыгып китте, янда малайлар калды, — ди Сәрия.

Әби-бабай булырга да өлгергән инде алар. Олы кызлары онык бүләк иткән. Анысы Арчада яши, эколог булырга укып чыккан. Икенчесе Казанда суд приставы, өченчесе педагогика көллиятендә белем ала. Малайлар әле яннарында, берсе мәктәптә, икенчесе балалар бакчасында. Бишесенең дә төрле характер. Сиринә белән Салават сабыр, тыңлаучан, Ризәлә белән Сәгыйрь кызурак, Рәмзилә салмаграк, эшне дә акрын, әмма җиренә җиткереп башкара.

— Балалар өчен күңелем тыныч. Кечкенәдән хезмәткә өйрәттем. Җирәбә салып эш бүлеп калдыра идем. Мин кайтышка барысы да башкарылган була. Кайнанам белән кайнатам да бик булыштылар. Кайнанам, без бергә яшәдек, мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Ралиф та күп балалы гаиләдән. Хәзер бөтен туганнары белән якыннан аралашып торабыз. Кайвакыт бәйрәмнәрдә 35әр кешегә җыелабыз, — ди Сәрия.

“Сәриянең өендә эшен балалары башкарып куя, үзенә берни калмый”, — диләр кайбер авылдашлары. Ә аларны хезмәт сөючән итеп кем тәрбияләгән соң?! Баланы табуы гына, кеше иткәнче күпме тырышлык кирәк. Бик авыр вакытлары булган. Җитмәүчелек үзәккә үткән. Аеруча йорт салган елларда. Сөтләр сатып акча эшләгән. Хәзер дә ике сыерлары, үгезләре, бозаулары бар. Ел да иллешәр баш каз асрый, үрдәкләр, чебиләр алып үстерә. Бакчасы җәй җиттеме гөлгә күмелә. Өендә нинди генә гөлләр юк, нәкъ җырдагыча тәрәз төбе саен яран гөл.  Ул өйдә бала гына карап ятмаган бит әле, колхоз эшенә дә чыккан, берара ферма мөдире дә булган. Хәзер Сәрия клубны гөрләтә. Ничек барысына да өлгерә?

— Ралиф та бик булыша. Терлекләр карау аның өстендә. Миңа да эш җитәрлек. Аллага шөкер, тик торырга вакыт юк, — ди Сәрия Фәсхиева. – Аннан без гаиләбез белән сәнгатькә бәйле. Элек электән гаилә ансамбле булып, бәйгеләрдә катнашып йөрдек. Ралиф баянда уйный, җырлый, кызларым да җырлый, үзем биим. Атлар бик яратам. Сабантуйларда атларга атланып мәйданга кереп, бәйрәм ачу тантанасында да катнашам әле. Халык үземне хөрмәт итә. Балаларым сау-сәламәт, тигезлегем бар. Бу бәхет түгелмени?!

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/2019/05/29/sin-tavyishlanma-min-sine-gomere-ne-saklap-kalgan-keshe-foto/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев