Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Син цивилизациялеме? Түләүләреңне ничек түлисең?

Түләүләрне электрон тәртиптә башкарыгыз, күпкә уңайлы, вакытны да янга калдыра, банкка, почтага да йөгерәсе юк, дип күпме әйтәләр, өйрәтәләр, өндиләр, тик һаман да арада банк-почта сукмакларын таптаучылар бар әле.

Дүшәмбе көнне банк белән почтада тезелеп киткән чиратлар шуңа ишарәли. "Татфондбанк" галәмәте генә түгел бу, күп кеше коммуналь хезмәтләргә, бакчага түлисе иде, дип килә. Бөтенебездә диярлек кәрәзле телефоннар бар, гадәти генә түгел, күпфункцияле, компьютер, планшет, ноутбук та юк түгел, тик шулай да барыбер чират торырга "ашыгабыз". Ә менә хезмәттәшебез Лилиана Рәшитовна түләү кәгазьләрен һәрчак компьютерыннан гына көтеп ала, исәп-хисапны да шунда ук башкара. Эштән сорап та китәсе юк, төшке аш чорында да вакытың чират торып узмый, нервың да тузмый. "Бик җайлы. Ник бөтен кеше дә түләүләрен шулай гына башкармый икән? Хәзер күп кешенең хезмәт хакы карточкада бит", дип ул да аптырап куя.
"Түләүләрне, аеруча коммуналь түләүләрне өйдән чыкмый гана башкару - бу үзе үк цивилизация, безнең киләчәк", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алга таба түләүләрнең әлеге системага көйләнеп бетәчәгенә ишарәләп.
Бүгеге көндә 60 проценттан артык кеше түләүләрен электрон тәртиптә башкара, ә куелган бурыч 80 проценттан да ким булырга тиеш түгел иде. "Кайда җитәкченең роле зур, шул коллективта һәр эш җайган салынган, кушылган йөкләмәләр җиренә җиткерелеп үтәлә", ди Рамил Илдусович һәм әлеге юнәлештә "МДСУ-1" юллар идарәсенең, сөт-май комбинатының, мәгариф идарәсенең, район советының, социаль якла бүлегенең, эчке эшләр бүлегенең эшчәнлеген мактап телгә ала. Һәм банкларны да электрон түләү буенча актив эшләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250