Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синең белән мәңгегә хушлашу бик авыр булды...

17 июль көнне гаиләбезгә кара кайгы килде.

Иртәнге якта кадерле кешебез Рашитнең йөрәге тибүдән туктады, табибларның тырышуына карамастан, рәхимсез авыру аны җиңде. Аяз көнне яшен суккан кебек кенә булды шул, югалып калдык. Ләкин кода-кодагыйлар, туганнар, күршеләр, 2 авылның мөхтәрәм мәчет әһелләре, әбиләре олы терәк булды. Кайгыбызны уртаклашып килгән, матди ярдәм күрсәткән барча кешегә дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез!

Үзең бу як кешесе булмасаң да, дусларың күп булган синең. Тыюлар чоры булса да, соңгы юлга озатырга бик күп килгәннәр иде, күргәнсеңдер. Синең белән мәңгегә хушлашу бик авыр булды. Вакыт узу белән җиңелрәк булачак диләр. Юк, бу дөрес түгел. Син әле һаман эштән кайтып керерсең шикелле, чөнки 74 яшьтә булсаң да, яшьләрне дә сокландырып хәрәкәттә идең. Балаларның үз эшләре булуына куанып бетә алмадың, көчеңнән килгән кадәр ахыргача булыштың син, рәхмәт сиңа. Яшьнәп яшәдең, бабай! Без синең белән горурланабыз! Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын, укыган догаларыбыз рухыңа барып ирешсен.

Авыр вакытыбызда булышкан кешеләрне исемләп кенә әйтеп бетерә торган түгел, күрсәткән хөрмәтегез үзегезгә әйләнеп кайтсын, кайгы-хәсрәт читләтеп узсын сезне, сау-сәламәт яшәргә Ходай насыйп итсен.

 

 

Шәйхетдиновлар гаиләсе,

Норма авылы.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев