Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Синең киенгәнеңне көтеп, сарделькисыз калдык...”

Һәр атна пәнҗешәмбе көнне пекарня каршындагы мәйданчыкта була торган базар торган саен популярлаша бара.

Халык үлеп мактагач, мин дә бүген эшкә махсус базар аша килдем. Инде 7 тулганчы сату рәтләре дә, алардан гайре, сатып алучылар да шыплап тулган. Балтач халкы гына түгел, авыллардан да килеп җиткәннәр.

– Синең киенгәнеңне көтеп, сарделькисыз калдык, дип орышты картым, шуңа да бу атнада иртәрәк килдек, – ди бер апа.
Кызык. Үзем сәүдә рәтләре буенча йөрим, үзем халыкны күзәтәм. Яратып ала халык товарны. Сатучылары да бик ягымлы. Сораган һәр товарның бәясен иренми әйтә, кирәклесен тәкъдим итә, икеләнеп торганда сайларга да булыша. Бәясе язылган бит, шуны да күрмисеңмени , дип төртелми. Алмас җирдән алырсың. Ә иң мөһиме бар нәрсә бар, базарда: ите-сөте, эремчеге, җимеше, камыр ризыгы, җиләк-җимеше, яшелчәсе, балы дигәндәй. Көндәлек кирәк- ярагы да мулдан.

Базар гөрли. Инде атна саен бирегә йөрүчеләр ахирәтләргә әверелгән, чират көткән арада хәл белешеп, тормыш хәлләре турында да сөйләшеп алалар. Рәхәт итеп, ихлас сөйләшүнең үземә дә шаһите булырга туры килде. Ярый әле. Минәйтәм, базар ачылган. Халыкка үзе бер зур бәйрәм көн бу. Көзен дә, кышын да, язын да, җәен дә һәм һәр атна.

Ә сез базар турында нинди фикердә?
• Бик яратып йөрибез.
• Барырга һич вакыт таба алмыйм.
• Берүк яба гына күрмәсеннәр.
• Тормышымны аннан башка күзаллый да алмыйм.
• Исем китми, базар базар инде.
• Урынын үзгәртә күрмәсеннәр, әлеге бик уңайлы.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: базар