Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптиклар атна ахырында җылытачак дип фаразлый

14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Бу атна ахырында Татарстанда һәм Казанда һава температурасы 0 градуска кадәр менәчәк, дип фаразлый география фәннәре докуторы, КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

"Бүген иртән КФУ метеостанциясендә 8,8 градус суык булуы теркәлде. Әлегә һава торышың Себер антициклонының төньяк перифериясе билгели. РФ гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, пәнҗешәмбе көннән Татарстанда һава торышын көньяк-көнбатыштан килгән циклон билгеләячәк һәм һава температурасы җылыначак", - дип билгеләп үтте ул.

14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы