Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптиклар юеш кар һәм буран булачагын хәбәр итә

Җилнең тизлеге 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин

Синоптикларның фаразлары буенча 9 һәм 10 гыйнварда Татарстан Республикасында һава торышы начарланачак: кар, юеш кар, буран, күз күреме 500 метрга кадәр начарлана, җилнең тизлеге 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне автомобильнең техник торышына җитди карарга чакыра. «Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында» таможня берлегенең техник регламентына 8 нче номерлы кушымтаның 5.5 пункты нигезендә кышкы чорда: гыйнвар һәм февраль айларында кышкы шиннар белән комплектланмаган M1 һәм N1 категорияләре транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела.

Әгәр бу таләпләр үтәлми икән, "Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертү буенча төп нигезләмәләрнең" 11 п. нигезендә транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела. Шулай ук бер күчәрдәге көпчәкләргә төрле размердагы, конструкцияле, модельле, төрле рәсемле протекторлар, салкынга чыдам һәм чыдам булмаган, яңа һәм торгызылган, протекторның рәсеме тирәнәйтелгән һәм яңа шиналар кую тыела.

Автомобиль белән идарә иткәндә, машина йөртүчеләр юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән юл тизлегенә түгел, ә килеп туган юл шартларында иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юнәлештә хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан тыеылп калырга чакырабыз.

Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. Җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алда, 7 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган балалар өчен махсус утыргычлар кулланып кына йөртергә кирәк. Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә балалар өчен махсус утыргычлар кулланырга һәм 12 яшькә кадәр балаларны арткы утыргычта йөртергә киңәш итә.

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар бары тик җәяүлеләр кичүе һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына юлны аркылы чыгарга тиеш. Җәяүлеләр кичүенә аяк баскансы тукталырга, барлык транспорт чараларының туктавына һәм сезне үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Бала белән юлны аркылы чыкканда һичшиксез, аны кулга алырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы