Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптиклар бозлавык һәм томан фаразлый

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән республика буенча урыны белән бозлавык һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән торман көтелә.

Төбәктә аязучан болытлы һава, урыны белән - бераз кар, юеш кар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә температура - 2-7, көндез 0-5 градус салкын булачак. Татарстанның көньяк-көнбатышында - иң җылысы, көнчыгышында иң салкыны булачак.
Алдагы төндә Казанда температура 3-5 градус салкын көтелә, көндез 0-2 градус суык булачак. Болытлы һава, бераз кар, юеш кар яву ихтималы бар.
17 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, урыны белән кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Термометр баганасы 8 градус салкынга кадәр төшәчәк. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Фото: https://news.pn/ru/public/72671
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250