Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптиклар бәйрәмгә уңай һава торышын фаразлый

Яңа елның тәүге көнендә һава температурасы 0 градус булыр диелә якынча фаразларда.

Ел ахырына  кадәр салкынча һава торышы сакланса да, Яңа елның беренче көне республикада сизелерлек җылыта.

Бүген төнлә республикада -21 градуска кадәр салкын, болытлы һава торышы һәм кар көтелә, диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.

29 декабрьдә антициклон йогынтысында явым-төшем кими. Төнлә -17..-22 градуска кадәр салкынайта, ә урыны белән  -25 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы -17..-22 градус булуы көтелә.

Пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә, Татарстанга җылы атмосфера фронты якыная, ул кар алып киләчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градус була. Ә төнлә -14..-19 градус, урыны белән -25 градус булуы көтелә.

31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда җылыта, урыны белән кар булачак. Көндез 31 декабрьдә – 5–10, төнлә 7–13 градус салкын булачак. Яңа елның беренче көнендә термометрның 0–6 градус суык күрсәтәчәк. Фаразлар шундый, ә чынлыкта ничек булыр, тора-бара белербез)..

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы