Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптиклар декабрьнең икенче декадасы нинди булачагын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада җылы һәм юеш һава торышы саклана.

Көндез һәм кичен явым – төшем булуы көтелә. Кичә башкалада яңгыр сибәләсә, бүген юеш кар явачак, шулай ук буран булуы ихтимал. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә. 

Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булыр дип көтелә. "Юлларда бозлавык", - дип кисәтә метеорологлар.

Кыш әле килергә ашыкмый. Декабрьнең беренче 10 көне анамаль җылы булды, икенче ункөнлектә дә салкыннар килергә  ашыкмый, республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә, диелә хәбәрдә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы