Синоптиклар июльдә ун елга бер тапкыр очрый торган корылык көтелүе хакында кисәтте
Үзәк Россиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин.
Июль аенда Мәскәүдә һәм Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә корылык көтелә – әлеге территориядә айлык явым-төшем күләме тиешле норманың нибары 30 процентын гына тәшкил итәчәк. «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец үзенең инстаграм-аккаунтында шулай дип язып чыккан.
«Елның иң дымлы ае саналган июльдә корылык хөкем сөрәчәк, ул климат буенча соңгы ярты гасырда уртача алганда 9-10 елга бер тапкыр гына күзәтелә», - дип искәртте ул.
Аның сүзләренчә, Үзәк Россиянең төньяк-көнбатышында бер тапкыр да яңгыр яумаска мөмкин. Температура нормадан 0,5-1 градуска югарырак булачак. Июль уртасы гына искәрмә булырга мөмкин – бу вакытта эсселек бераз кимиячәк.
РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд элегрәк искәрткәнчә, Россиянең күпчелек өлешендә июль башында һава температурасы нормадан югарырак булачак.
Чыганак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев