Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Синоптиклар көннәр җылытачак дип ышандыра

Атна ахырына илнең Европа өлешендә +15 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бу атнада Россия территориясендә көчле стационар антициклон көтелә. Аны синоптиклар «блоклаучы» дип атый. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәренә сылтама белән «Российская газета» яза.

«Әгәр мондый антициклон кыш көне озак торса, бик көчле салкыннар булыр иде: -28...-30 градус. Ә менә җәй көне килсә, 30 градус эсселек булыр иде», - диде Вильфанд.

Илдә ике атнага антициклон урнашачак. Төнлә һава бик салкын булачак — атнаның беренче яртысында аның температурасы -5...-10 градус тәшкил итә. Төнге температуралар акрынлап үсәчәк, ләкин барыбер минус тамгасында калачак.

Көндезге температура атна ахырына нормадан 5-6 градустан артып китәчәк, дип вәгъдә итте Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе. Кояш нурлары көчәячәк. Әйтик, сишәмбе көнне илнең Европа өлешендә һава температурасы +5, чәршәмбе - +7...+8, ә җомга көнне һава +15 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

«Җылылык ай ахырына кадәр урнаша, дип фаразлана. Циклон 1 апрельгә кадәр булачак», — дип йомгаклады Вильфанд.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы