Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сирень чәчәге күңелне дә, битне дә яшәртә!

Бакчада сиреньнәр чәчәк ата, файдасын күреп калыгыз!

Сирень — һәркемгә балачактан таныш хуш исле чәчәкле куак. Аның чәчәк атуы җәй килүен аңлата да инде. Хәзер бакчачылар сиреньнең нинди төрләрен генә үстерми! Аларның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Мәсәлән, “Мулатка” сорты — шәмәхә төстә, “Богдан Хмельницкий” — катлы-катлы алсу, “Моник Лемуан” — катлы-катлы ак, “Мәскәү сылуы” катлы-катлы аксыл-алсу чәчәкләре белән аерыла.

 

Сиреньнең матурлыгы, хуш исле булуы карашны, күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

 

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз.

Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.
 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сирень