Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сирень чәчәге җыегыз

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша. Буыннар сызлаганда сирень чәчәгеннән ясаган төнәтмәне кулланалар

Сирень чәчәге күп кенә авырулардан котылырга булыша. Буыннар сызлаганда сирень чәчәген банкага салалар, өстенә аракы коялар һәм яхшылап каплап куялар. 3-4 атна караңгы урында тоткач, төнәтмәне компресс ясау, авырткан урынны уу өчен кулланалар.

Ларингит борчыганда, тамак чайкату өчен мондый төнәтмә ясыйлар. 3 аш калагы сирень чәчәген 100 миллилитр аракыга салып, 7 көн төнәтәләр. Файдаланыр алдыннан төнәтмәгә 1:10 күләмендә су кушалар.

Күрү сәләтен яхшырту өчен сирень чәчәген чәй кебек пешерәләр. Шунда мамык салфетканы чылатып, 3-5 минутка күзгә куеп торалар.

Циститтан. 1 аш кашыгы сирень чәчәген 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы кабул итәләр, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр халык медицинасы