Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Скандинавиячә йөрү күп райондашларның хоббие

Районыбызда Скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнүчеләр елдан-ел күбәеп бара.

Беренче күргән кешеләр өчен бу хәл хәтта аптырарлык та, чөнки кулларына чаңгы таяклары тоткан, ләкин аякларына чаңгы кимәгән бертөркем кешеләр нәкъ чаңгы шугандагы кебек итеп йөриләр. Кемгәдер кызык булса, бу шөгыльне үзенә хобби итеп алучылар аның иң беренче чиратта сәламәтлеккә файдалы булуын ассызыклый.Кемдер артык авырлыгын югалту өчен әлеге алымнан кулланса, кемдер кан басымын көйләүче итеп тә күрә. Саф һавада кимендә бер сәгать йөреп кайткач, йокы да уңаерак була, баш авыртуы да кими диләр Скандинавиячә йөрү белән шөгыльләнүчеләр. Дөрестән дә, кешенең сәерсенеп каравыннан курыкмыйча, үз сәламәтлегеңне беренче урынга куеп, көн дә саф һавада йөреп кайтуны үзеңә максат итеп куйсаң, файдасыннан башкасын күрмәссең шул. Моңа мисал итеп Карадуган авылының бер төркем апаларын китерер идем. Афәрин, туган авылыма кайтканда я киткәндә гел очратам мин аларны. Янәшәмдә фотога төшереп алырга фотоаппаратым гына булмый. Бәлки әлеге язмамны укыганнан соң үзләре үк төшереп җибәрерләр.
Чыганак: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев