Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Сәламәтлек гади"

26 ноябрьдә, "Сәламәтлек гади" дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

26 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, "Сәламәтлек гади" дигән яңа профилактик онлайн-проект старт ала.

Проектның максаты-халыкның санитар грамоталылыгын арттыру һәм йогышлы булмаган һәм социаль әһәмиятле йогышлы авыруларны профилактикалау.

Проектның форматы - атна саен «YouTube» - «Сәламәтлек гади» («Здоровье просто») каналында шәхси һәм иҗтимагый сәламәтлекнең актуаль темаларына туры эфирлар үткәрү. Һәр турыдан-туры эфир – ул сәламәтлек саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч һәм танылган блогерлар, медиа-персоналлар, җәмәгать эшлеклеләре белән сайланган темага тере дискуссия.

2020 нче елның 26 нчы ноябрендә узачак дискуссиянең темасы  - "Күкрәк сөте ашату өстенлектә".

Чакырылган кунаклар:
- Фазлыева Ләйлә Ринат кызы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары;
- Бабинцева Анна Анатольевна - ТР ССМ штаттан тыш баш неонатологы, Казан шәһәре 7 нче номерлы клиник хастаханәсенең неонатология буенча баш белгече,  медицина фәннәре кандидаты.

Сәламәтлек - кыйммәтле! Сәламәтлек - мөһим! Сәламәтлек - гади!

Каналга язылыгыз: youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәламәтлек - гади