Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәлимә Габделхакова: “Гомер юлым заяга узмады” (+фото)

Нигәдер кайберәүләр, лаеклы ялга чыккач, үзеңне кирәксез кеше итеп тоясың дип ялгыш фикердә була.

Ә мин үземне бик бәхетле саныйм. Өлкәннәр көне уңаеннан, җылы караш тоеп, хезмәт юлым әрәмгә узмады, дип сөенеп йөргән көннәрем. Беренче октябрь көнне иртәнге сәгатьләрдә, Ләйсән Исрафилевна җитәкчелегендә 4 сыйныфлар бәйрәм белән котлап килделәр. Аларны күргәч, бераз моңсу да булып китте.Чөнки бу сыйныфны аеруча ярата идем. Ләйсән үзе дә гади, ярдәмчел, кешелекле, тырыш укытучы, ә 6 бөртек кенә булса да, бу балалар үзләре бер дөнья. Үзләре шаян, эчкерсез, тынгысыз, тырыш, артистлык сәләтләре көчле булды. Мине сагынуларын да яшермәделәр. Никтер күңел кылларын тирбәтеп киттеләр. Кулдан, сары яфрактан эшләнгән букетлары миңа бар нәрсәдән дә кадерле булып тоелды. Монысы да алтын куллы апалары фантазиясе. Педагог- оештыручы Резеда Фәритовнаның тынгысызлыгы да зур роль уйный бу өлкәдә.

Көндез "Яңа тормыш" ширкәтеннән бер сумка күчтәнәч китерделәр. Ике көн элек кенә Бөрбашта өлкәннәр көне уңаеннан, матур кичәдә булып кайткан идек. Менә шулай итеп бу көннәрдә канатланып йөргән көнем. Рәхмәт, мәгариф идарәсенә, Бөрбаш мәктәбенә, Бөрбаш мәчетенә, Җәлил хәзрәткә, Яңгул мәктәбенә, оештыручыларга, "Яңа тормыш" ширкәтенә, Яңгул җирлегенә, барлык җитәкчеләргә олы рәхмәт.

Эшләрендә уңышлар, тазалык,тынычлык, гаиләләрендә иминлек, хәерле изге гомерләр насыйп булсын! Тагын бер кабат, кирәкле хезмәт башкарганыма, гомер юлым заяга узмаганына, горурланып сөйләрлек хезмәтем булганга сөенеп куйдым.

Сәлимә Габделхакова,
Яңгул авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250