Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәлимә Габделхакова Илфак Шиһаповның үлеменә ышанмый

Татар иле зур югалту кичерде, искиткеч талант иясе - Илфак Шиһапов вакытсыз арабыздан китте.

Балтачныкы булмаса да, райондашларыбыз аның үлеменә битараф калмады. Җәмәгать урыннарында Илфак турында сөйләгәннәрнең күп тапкыр шаһиты булырга туры килде.
Ә менә Яңгул авылында яшәүче күп кырлы талант иясе, тынгысыз шәхес Сәлимә Габделхакова үзенең хис-кичерешләрен шигырь юлларына салып укучыга тәкъдим иткән. Укып карыйк әле бергәләп. Бу шигырь Илфак Шиһаповның рухына дога булып барып ирешсен.
Илфак үлгән..... Юк. юк үлмәгән....
Андый кеше үлә аламы?
Тетрәндереп бар җиһанны
Саубуллашмый китеп барамы?
Соңгы вакытларда өзгәләнде,
Ялгызлыктан җаны кыйналды...
Аңлаганнар бәлки булгандыр да,
Җан сөйгәнен көтеп янгандыр.
Көчле кеше иде, ниләр булган?
Сорау арты сорау тезелә...
Талантларның ник гомере кыска?
Жавап эзләп, үзәк өзелә...
Кешеләрне артык яратсаң да,
Яратмаучы барбер табылыр.
Туры сүзең, ихласлыгын өчен
Ә кешеләр сине сагыныр.
Сәлимә Габделхакова
Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250