Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Слива агачыннан груша җыеп буламы?

Үсенте сайлар алдыннан белгеч киңәшенә колак салыгыз.

Апамның бакчасында “Грушалар аллеясе” бар. Шаяртып кына шулай атала ул. Бакчалары зур булгач, ике-өч ел саен груша үсентеләре алып утыртканнар. Тик, ни хикмәт, бу 12 агачның берсе дә груша бирми — алма белән куандыра...

Хезмәттәшем сөйләгән икенче хәл: моннан 25 ел элек бакча сатып алу белән базардан ике слива үсентесе алалар. “Сортлары әйбәт, мул уңыш бирерләр”, — дип озатып кала сатучы. Сливалар 7 ел чәчәк тә атмый. Зур агач булгач (слива түгеллеге күренеп тора), абзый аларны кисеп ташларга була. Хатыны гына, кызганып, тагын бер елга калдырып торуны сорый. Икенче язда сливалар шау чәчәккә күмелеп... көзен груша җимеше бирә.

“Ел да 60 чиләктән артык уңыш бирәләр. Тик сортын белмибез. Грушасы тәмле, үзебезгә дә, күрше-күләнгә дә, хезмәттәшләремә күчтәнәчкә дә җитә”, — дип сөйли Нәсих абый Халисов.

Тик бу хәлне мин очраклы язмадым. Быел да үсентеләр алыр вакыт җитте. Базарларда алар бихисап. Машина-машина чыгарып саталар. Шул муллыктан күзләр камаша. Тик күпчелек очракта без озын телле сатучыны тыңлыйбыз һәм еш кына алданабыз. Алган слива агачыннан груша җимеше җыймас өчен ни эшләргә соң?

Кызыл һәм кара карлыган, крыжовник, кура җиләген бакчачылар билгесез җитештерүчеләрдән алып, еш кына авырулар белән зарарланган үсентеләр утырта һәм ким дигәндә өч елга мул уңыштан мәхрүм кала. Мондый хәл булмасын өчен үсентеләрне ышанычлы җитештерүчедән алырга кирәк. Иң яхшысы – үзебезнең җирлектә үстерелгәннәргә өстенлек бирергә. Шул чакта үсентеләр тиз алынып китеп, авыруларга бирешми, тизрәк уңыш бирә башлаячак. Агачлар алырга уйласагыз, тәүдә нинди сорт кирәклеген алдан укып-белегез. Районга яраклаштырылган сортларга өстенлек бирегез. Шул чакта карлыганда бөре талпаннары, фитофтороз, яфрак авырулары булмас.

Үсентеләрне я көзен, яфраклар коелгач, я язын бөреләнгәч, яфрак ярганга кадәр алырга кирәк. Сайланган куак, я агачны җентекләп карагыз. Сәламәт үсентенең кайрысы ялтырап торырга, яньчелмәгән булырга тиеш, ботакларының берсе булса да кипкән икән, бу үсентедән баш тартыгыз. Бөреләре сау, кипмәгән булсын.

Әгәр үсенте яфрак ярган икән, яфракларына игътибар итегез. Яфракларында таплар, башка төсләр, челтәрләнгән булмасын. Агачны утыртканда аның очын чак кына кисәргә киңәш итәләр. Шуңа сатучының рөхсәте белән тамыр очын кисеп карагыз. Әгәр тамырда бүрткән, төсен үзгәрткән урыннар бар икән, димәк, мондый үсенте сезгә кирәкми, дип яза Кызыл таң.

Лилия Нуретдинова,

Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгече.
 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга