Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Смартфонга бәйлелек яман шешкә китерә

Үсмерләрнең 62 проценты социаль челтәрләрдә төн буе утыра, бу исә аларның сәламәтлегенә зур зыян сала. Мәктәптә өлгереш күрсәткечләре дә түбән тәгәри.

Италиядә власть балаларның смартфоннарга бәйлелеге белән көрәшә башлаган. Әти-әнисе рөхсәте белән кызларны һәм малайларны әлеге бәйлелектән дәвалау өчен реабилитация үзәкләренә урнаштырачаклар.

Белгечләр мәгълүматы буенча, кесә телефонын югалтудан курку хисеннән (номофобия) Италиядә һәр 10 үсмернең 8е җәфа чигә. Аларның, смартфон чисә Интернет булмаса, дигән уйдан ук котлары алына.

Уртача алганда, бер бала телефонын көненә 75 тапкыр тикшерә икән. Үсмерләрнең 62 проценты социаль челтәрләрдә төн буе утыра, бу исә аларның сәламәтлегенә зур зыян сала. Мәктәптә өлгереш күрсәткечләре дә түбән тәгәри.

Смартфонга бәйлелектән җәфа чигүче балаларны һәм үсмерләрне ачыклау белән Италиядә Сәламәтлек саклау министрлыгы, Яшьләр һәм балалар эшләре буенча комитет, хәтта полиция шөгыльләнәчәк. Дәвалау дәүләт исәбенә үткәреләчәк.

Безнең илдә дә мондый эшне башлау кирәк түгелме икән? Бездә дә балалар һәм үсмерләр кесә телефоныннан аерыла алмый бит. Шул ук вакытта Германия галимнәре смартфоннардан таралган электромагнит нурланышының баш мие яман шешенә китерү хәвефенең зур булуын ачыклаган.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон