Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Смартфоныгызны урласалар, иң беренче чиратта нишләргә?

Роскачествоның цифрлы экспертиза үзәге белгечләре смартфоныгызны урлаган очракта шәхси мәгълүматларыгызны ничек саклап калырга кирәклеген өйрәтә.

Хәзер телефоннарыбызда үзебез турында бөтен мәгълүматны да табып була, чөнки шәхси почта, фотолар, онлайн-банклардан башлап “Госуслуги”га кадәр смартфонда хәзер. Шуңа күрә аны югалту, урлату бик зур зыян салырга мөмкин.

Роскачествоның цифрлы экспертиза үзәге белгечләре смартфоныгызны урлаган очракта шәхси мәгълүматларыгызны ничек саклап калырга кирәклеген өйрәтә.

Беренчедән, смартфоныгызга дистанцион рәвештә блокировка кую мөмкинлеген активлаштырыгыз. Шулай итсәгез, җинаятьче шәхси мәгълүматларыгызга кул сузалмаячак.

Икенчедән, гаджетыгыздагы блокны алу өчен катлаулы пин-код яки биометрик мәгълүматларны (бармак эзе, мәсәлән) куярга киңәш ителә.

Өченчедән, телефоныгыз югалгач та, тиз генә “симка”гызны блокировкалау үтенече белән мобиль операторга шалтыратырга кирәк.

Шул очракта гына җинаятьче смс ярдәмендә тиз күчерүләрдән файдалана һәм сезнең счеттан акча чыгара алмаячак.

Шулай ук, һичшиксез, телефоныгыздагы номерга бәйле булган барлык банк карталарын да блокировкаларга кирәк, дип яза Өмет.

 

Автор : Шаһиева Гөлназ
Чыганак: rg.ru
Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр