Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Смәел җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митинглар узды (фото)

Смәел авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митингта тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, укучылар, укытучылар, авыл халкы катнашты.

Мәктәп укучылары инсценировка аша шул елларның михнәтле кайтавазын тасвирлап, күңелләрне тетрәндерде, "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, авыл урамнарыннан уздылар. Советлар Союзы Герое Гайфетдин Гыйльметдинов, һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәлгә веноклар куелды. Бәйрәмнең икенче өлеше җыр-бию, котлаулар, истәлекләр белән уртаклашып, мәктәп ашханәсендә табын артында узды.

Шушындый ук бәйрәм чарасы Сизнер авылында да уздырылды. Кечкенә авылның олы йөрәкле халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә авыл клубына җыелдылар. Котлаулар, венок салу, укучыларның җыр-биюләре бәйрәмне тагын да бизәде. Өлкәннәр хөрмәтенә мул табын әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250