Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

СМУ мәйданчыгында балачак бәйрәме гөрләде (+фото)

Балаларны яклау көне уңаеннан «Факел» клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгында бәйрәм ясап, кызлар һәм малайлар өчен төрледән-төрле спорт уеннары тәкъдим итте.

Көннең яңгырлы булуына да карамастан, мәйданчыкка балалар аз җыелмады һәм «Факел»лылар башлангыч өлешендә үк аларны түгәрәккә җыеп, балачак бәйрәме белән котлады. Аннан соң малайлар һәм кызлар ике командага бүленеп, эстафета ярышларында катнаштылар. Шунысы хөрмәткә һәм мактауга лаек, әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелгән ярышларда балалар яшь үзенчәлегенә бүленде.
10 яшькә кадәрге балалар могҗиза-саннар, обруч белән йөгерүләр, геометрик фигураларны танып белү, могҗиза-ботинкалар, Жажда-лимонад дигән уеннарда мәш килеп ярышып күңел ачса, өлкәнрәк балаларга катлаулырак биремле уеннарда көч сынашырга туры килде. Бик кечкенә дигән сабыйлар да игътибарсыз калмады.
Гомумән, әлеге чара һәрбер катнашучыга бик күп бәхет-шатлык, дәрт һәм әле озак вакытка җитәрлек позитив кәеф бүләк итте. Һәм бу, әлбәттә, «Факел» хезмәткәрләре ярдәме белән эшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250