Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

СМУда барган ремонт тукталып, эш ярты юлда калды (фото)

Язга аяк баскан көннәрдә бистәбезнең Төзүчеләр урамында урнашкан 5нче номерлы күпфатирлы йортында түбә ремонтына керештеләр.

Берничә көн әйбәт кенә эшләр барды, "Юмарт" оешмасы төзүчеләре эшләрен җиренә җиткереп башкарды. Тик ... инде ничә көн бернинди эшләр эшләнми. Бу хакта район төзелеш бүлеше җитәкчесе Илфат Сәгъдиев хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр бар дип аңлатты. Бу очракта һәрхәлдә чормага менүче юл бикләнсен иде инде. Югыйсә, чормадагы барлык чүп-чар һәм күгәрчен тизәге идәнгә төшеп пычрата, җил сызгырып утыра. Мондый антисанитариядә тагын күпме яшәргә соң? Төзүчеләр тиешле эшләрен генә эшләп калмыйча, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә саклап эш итсен иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250