Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сәнгать белән берләшкән Фемида» конкурсыннан районыбызның суд аппаратлары хезмәткәрләре диплом алып кайттылар.

«Сәнгать белән берләшкән Фемида» иҗади конкурсында катнашып, районыбызның суд аппаратлары хезмәткәрләре диплом алып кайттылар.

Сигез районнан килгән коллегалары арасында, якташлар булгангамы, үзебезнекеләр чыгышы аеруча матур тәэсирләр калдырды. Үзләре дә тырышканнар. Төп эшләреннән тыш буш вакыт табып әлеге фестивальгә ай буе хәзерләнгәннәр, ярдәм-киңәш өчен сәхнә ветераны, Балтач мәдәният үзәге хезмәткәре Нәҗип Әминовны да чакырганнар.
Безнекеләр кебек өч тавышка җырлаган хор бер коллективта да юк иде. Суд утырышы секретаре Рамилә Таҗетдинованың җырлавы, миңа калса, вокал-соло буенча барлык чыгышларны да «бәреп екты» кебек. Рамиләнең киенү, үзен сәхнәдә тоту рәвеше, җыры-көе - бөтенесе дә тәңгәл килгән. Шулай да жюри аңа бу номинация буенча икенче урынны гына бирде.
Беренчедә - икенче бер районның судьясы чыгышы. Судья булган булса, беренчелек, һичшиксез, Рамиләгә буласы иде дип пышылдады зал.
Әйе шул, монда урын язмышын кеше үзе яки тамашачы гына хәл итә алмый. Барысы да жюри кулында, судтагы кебек. Анда да судья гаепләнүчегә карата гадел дә, гадел булмаган да хөкем чыгарырга мөмкин. Бу конкурс судьялар әнә шуны үз башларыннан кичереп карасыннар әле дип тә оештырылмады микән, белмәссең...
Монда бит кылган гамәлләре (башкарган чыгышлары) өчен үзләре хөкем көтеп торалар. Ә жюри судья кебек. Язмышлары аның кулында. Әлеге конкурска барып район суд системасында җырга-моңга, сәнгатькә гашыйк кешеләр эшләгәнен күреп, сәхнәгә чыгар алдыннан аларның бер-берсе белән балаларча аралашып, борчылып, бер-берсенә ничек булса да ярдәм итәргә атлыгып торуларына сокланып кайттым.
Әнә район суды судьясы ярдәмчесе Алсу Камалиева, биредәге иң өлкән хезмәткәрләрнең берсе Сания Бариева, белгеч Галия Шаһиева, җәмәгатьчелек судьясы Афзал Хәйруллин, суд участогы консультанты Светлана Сафиуллина - гомумән, барысы да бер йодрык булып тупланганнар һәм һәр өлкәдә алдынгылар рәтендә булган Балтач данына лаек чыгыш күрсәттеләр.
Кешеләргә хөкем чыгаручыларны гел җитди һәм кырыс итеп күреп гадәтләнгәнгәме, биредә аларны бик җиңел аралашучан, самими күңелле һәм гап-гади итеп күрү беркадәр гаҗәп тә тоелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250