Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сочи аэропортында Мәскәү - Сочи самолетына ут кабып, кешеләр зыян күргән

Самолеттан 166 пассажирны эвакуацияләгәннәр...

Мәскәүдән Сочига очучы самолет Сочи аэропортына төшеп утырганда, очыш-утырту полосасыннан чыгып киткән һәм аңа ут капкан. Очкычтан 166 пассажирны эвакуациялиләр. Бу хакта ТАССка Краснодар краеның ашыгыч хезмәтләреннән чыганак хәбәр иткән.

"2 сәгать 59 минутта Мәскәү – Сочи рейсы самолеты Сочида аэропортка төшеп утырганда, канаты белән очып китү полосасына эләгеп, очыш-утырту полосасыннан чыгып киткән һәм аңа ут капкан. Бортта 166 кеше булган. Янгын сүндерү дәвам итә.Пассажирлар эвакуацияләнде”, - дигән әңгәмәдәш. 
UTair авиакомпаниясе самолетының очыш-утырту полосасыннан чыгып китүен ТАССка авиакомпания вәкиле раслаган.

Аннан соңгы мәгълүматлар буенча, барлык пассажирлар һәм лайнерның экипаж әгъзалары самолеттан чыгарылган. "18 пассажирга, шул исәптән өч баланы да кертеп, медицина ярдәме урында Сочи 4нче край, 4нче шәһәр һәм 9нчы шәһәр балалар хастаханәсе табиблары ярдәмендә күрсәтелде. Өчесе – ике бала һәм бер өлкән кеше - хастаханәгә озатылды. Аларның тормышына куркыныч янамый”, - дигәннәр матбугат хезмәтендә.

 

Фото: https://pixabay.com

//tatar-inform.tatar/news/2018/09/01/170732/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самолет