Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Соклану

Фәридә Шакирова

Үз илең, үз җирең сеңдерә

Тормышның хикмәтле

                               мәгънәсен.

Серле һәм тылсымлы

                                  җир назы

Чыдамлык арттыра, күрәсең.

Авылда яшәгән бик күпләр

Кайгырта игеннең язмышын.

Халыкка тапшыра кадерләп

Иң олы хәзинә табышын.

Һәркемгә бик газиз Җир-ана,

Игелекле, шәфкатьле

                                    булды ул.

Эшләтте, яшәтте, зурлады,

Намусның сагында торды ул!

Рухи көч өстәлер җаныңа

Илеңне, җиреңне яратсаң.

Җиңүләр яуларга дәрт туар

Йөрәктә кайнар хис яңарса.

Икмәк исе, муллык хисе

Безгә дәрман иңдерсен.

Бик сәләтле Балтачлылар

Рух ныгытып  көн күрсен!

Саулык, муллык, иминлеккә

Һәркайсыбыз ирешсен!

*    *    *

Басуда уракны күзәтеп,

Хисләрем терелеп яңарды.

Эсседә, иң кайнар ярышта

Катнашкан – батырдыр

                                 һәркайсы.

Игенне тиз җыеп алырга

Чын көрәш кыры бит

                                    районда.

Гәламәт йөкләрдә ашлыгы

                                     туплана,

Артыннан ук зур түккә

                        саламы җыела.

Серле һәм тылсымлы

                                җир назын

Сеңдереп йөрәкнең түренә,

Фидакарь хезмәттә

                                   чыныгып,

Җиңүләр түренә йөгерә.

Рухи көч өстәлә аларга,

Сынатмас өчен һәр җиңүдә.

Авырлык килсә дә

                               чыдам бул,

Куелган максаттан чигенмә!

Автордан: Әлеге шигырем юкка гына тумады, үземнең яшьлегем басу-кырларда эшләп узды, улым да комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев