Соңгы солдат соңгы юлга чыкты
18 март көнне Балтач үзенең соңгы Бөек Ватан сугышы солдаты белән хушлашты.
Татарстан, Балтач районы халкы өчен аеруча кадерле, олы ихтирамга лаеклы Гарифҗан Гали улы Галиев соңгы көненә кадәр үзе булдырган, үстергән, данын еракларга тараткан «Халыклар дуслыгы» музее директоры булып, шул постыннан мәңгелеккә юл алды.
Галиев Гарифҗан Гали улы 1927 елның 29 мартында Арбор авылында туган. Гаиләсе белән Каенсар авылына күченгәннән соң, Мари Республикасының Хлебниково авылы мәктәбенә йөреп, тугыз сыйныф белем ала. 17 яшендә үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Хәрби авиациядә ИЛ-2 маркалы самолетта радист-укчы булып, 1948 елның азагына кадәр хәрби хезмәттә була, илебезне япон империалистларыннан азат итүдә катнаша, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Хәрби хезмәттән кайткач Пыжмара мәктәбендә укыта, читтән торып югары белем алырга да өлгерә. 1960-1964 елларда «Кама» колхозына җитәкчелек итә. Кабат үзе яраткан укытучылык хезмәтенә кайтып, Чепья мәктәбендә тарих фәнен укыта, 1978-1987 елларда бу данлы мәктәпнең директоры була. Шушы мәктәптә эшләвенең беренче көннәреннән тынгы белмәс укытучы туган якны, аның гасырларга сузылган тирән тамырлы тарихын өйрәнү эшен башлап җибәрә. Бу зур башлангычның нәтиҗәсе буларак, 1965 елда мәктәп каршындагы туган якны өйрәнү музее оеша. Музей ел саен укучылар, Чепья ягында урнашкан авыл халкы тырышлыгы белән бәһасез экспонатлар белән тулылана, аның даны еракларга тарала. 1982 елда Чепья авылы уртасында музей өчен ике катлы махсус бина салына, 2003 елда янкорма төзелә, экскурсиягә килүчеләргә җыелган экспонатлар белән тулырак танышу өчен мөмкинлекләр тагын да арта. 2019 елда үткәрелгән зур ремонт эшләре музейны заманча итеп үзгәртте. Бүгенге көнгә музейда 22 меңнән артык экспонат саклана, 32 чит ил делегациясе музей эшчәнлеге белән танышты, 14 томга төпләнгән истәлек китабында 38 телдә рәхмәт сүзләре җиткергән язулар бар. Музей олпат, дәрәҗәле язучылар, дәүләт эшлеклеләрен кабул итте, республикабызның ике Президенты да аның эшчәнлеге белән якыннан танышты, алар тарафыннан башкарылган эшкә югары бәя бирелде.
«Халыклар дуслыгы» музееның алыштыргысыз җитәкчесе Гарифҗан Галиевич үзенең тормышка карашы, төпле фикерләве, зирәк зиһене, ныклы инануы белән һәркемдә гаҗәпләнү тудыра иде. Үз акчасына төзеткән, халык өчен хезмәт итә торган күпер-чишмәләр, юллар һәм утыртылган агачлар һәм үзе булдырган музее аңа мәңгелек һәйкәл булып калыкты. Вакыт агышы бер мизгелгә тукталган кебек булды, табигать тә бер мәлгә тын калды... Хушыгыз, Гарифҗан ага. Сез башкарган эшләр мәңге онытылырлык түгел. Урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын. Якыннарыгызның кайгысын уртаклашабыз, аларга күркәм сабырлык-лар телибез.
Р.Р. Нотфуллин, К.А. Ногаев, М.Х. Зарипов, А.Ф. Хәйретдинов, Г.С. Мөхәммәтшин, В.Н. Вәлиев, П.Г. Чернов, Д.Х. Габдрахманов, Р.Х. Һадиев, И.Ф. Гайнетдинов, А.Г. Нотфуллин, Р.А. Абдуллин, Х.С. Баязитов, В.Ф. Трофимов, Х.Г. Гәрәев, В.М. Зәкиев, Г.Д. Дәүлиев, Ф.Г. Әхмәдиев, С.Т. Нурмиев, Р.А. Таҗетдинов, Р.Т. Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев