Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сораштыру: "1нче апрель көнне Сезне алдаганнары яки үзегез берәрсен уңайсыз хәлгә куйганыгыз бармы?"

"1нче апрель көнне Сезне алдаганнары яки үзегез берәрсен уңайсыз хәлгә куйганыгыз бармы?" дигән сорау белән берничә райондашыбыз белән элемтәгә кердек.

Райондашларыбыз арасында да шушы көнне туган кешеләр бар икән. Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллиннан берәр истәлекле вакыйга белән уртаклашуын сорагач, ул үзенең 15-20 еллар чамасы элек алдануын сөйләп көлдерде.
"1нче апрель шимбәгә туры килгән иде, туган көнемә Казаннан туганнар кайтты. Ашап-эчеп алгач, "Шундый кайнар, рәхәтләнеп чабыныгыз, авыл мунчасын сагынгансыздыр", дип мунчага озаттык. Ике минуттан кунакларыбыз кире әйләнеп керделәр дә: "Сез нәрсә, безне мыскыл итеп, ягылмаган, суык мунчагызга җибәрдегез. Нинди анда кайнар мунча?.. Мунчагызның ишеге дә юк бит сезнең", дип шаулаша ук башладылар. Без хатын белән аптырашта калдык, мунчага таба чыгып йөгердек. Ул вакытта мунчабыз өйдән читтә, бакчада урнашкан иде. Мунчаның ишеге дә үз урынында, кер дә юын - кап-кайнар... 1нче апрель шимбәгә туры килгән елларда шушы вакыйганы искә алабыз", - диде ул.
Ә менә район мәгариф идарәсенең бухгалтериясендә эшләүче Гүзәлия Шакирова: "Мин гаиләдә өченче бала. Әни ике малайдан соң кыз бәби тапкач, акушер-табибларга "Сез 1нче апрель дип мине алдаларга уйлагансыздыр, кыз түгелдер, монысы да малайдыр әле", дигән. Мине алып килеп күрсәткәч кенә ышанган", - дип Малмыж районында гомер итүче әнисе Миңзифаны искә алды.
Карадуганда туып-үсеп, бүгенге көндә Шушмабаш авылында гомер итүче, рус теле укытучысы Ләлә Фәритовна исә: "Бу көнне миңа укучыларым да, хезмәттәшләрем дә чын бәйрәм ясый. 28 ел эшләү дәверендә һәр ел саен үзләре иҗат иткән такмаклар, шигырьләр сөйләп, җырлап, шарлар тотып, мәктәп ишек төбендә каршы алалар. Шаяру-көлүдән башлана бу көн. Ә дәрестә яхшы гына җавап биргән укучыларны "Әзерләнеп килмәгәнсең, дөрес җавап бирмәдең, "2"ле куйдым сиңа", дип алдаган чакларым булды. Балалар башта нәүмизләнеп күземә тутырып карап торалар да, мин елмаеп җибәргәч, класс белән рәхәтләнеп көлешәбез.
Тагын бер истәлек: студент чорында туган көн үткәрәм дип, дусларны чакырдым. Көтәм-көтәм, килмиләр генә бит. Ышанмаган булганнар, күрше группада укучы бер егет аша чын дөрес белгәч кенә килделәр".
Көшкәтбаштан Зөһрә Рамазанова:
Алдаганнары да, алдаганым да бар инде ул. Узган ел, кияүгә генә чыккан чак, иремне акчам югалды, дип ялганладым. Бик аз акча түгел, инде орышыр, ачуланышырбыз, дип уйладым. Ул ышанды, чыгасы акча булгандыр, диде. Кичкә каяндыр акча табып алып кайтып та бирде. Шулай итеп минем күңелемне юатырга уйлаган. Дөресен әйтергә дә курыктым шул чак. Ахырдан, шактый вакыт үткәч, алган әҗәтне түләп, рәхәтләнеп көлештек.
Фото: http://etoast.narod.ru/kartinki-1-aprelya.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250