Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сорау-җавап: “Сотовыйдан 01не җыйганда тагын нинди сан өстисе?”

Күпләр үз адресларын да, телефоннарын да, хәтта исемнәрен дә оныталар

Укучыбыздан сорау-тәкъдим: “Сотовыйдан 01 не җыя белмибез икән, тагын ниндидер сан өстисе бугай. Ярый домашка эшләде, шуннан җыйдым. Аны берәр җиргә, барлык кеше белсенгә язып куя алмыйсызмы, күп кешенең өй телефоны юк бит хәзер”.

Балтач һәм Кукмара районнарының өлкән инспекторы янгын булса, кая шалтыратасын аңлатты:
“Янгынны шунда ук күреп, өйдәге телефоннан «01» яки «101»не җыясы. Ә кәрәзле телефоннан «112»не җыеп, ашыгыч хезмәтләрнең Бердәм чакыру номерына шалтыратырга кирәк. Янгын белән бәйле стресслы хәл вакытында күпләр үз адресларын да, телефоннарын да, хәтта исемнәрен дә оныталар. Моны булдырмас өчен, янгын очрагындагы барлык төп мәгълүматлар яхшы күренергә генә түгел, телефон аппараты янында беркетелергә тиеш. Өйдә кечкенә балалар яки олы яшьтәге кешеләр яшәсә бигрәк тә. Онытмагыз, янгын вакытында секундлар-минутлар бик мөһим, шуңа күрә монда бернинди паника да булырга тиеш түгел. Шунда ук янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев