Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Сорнай» фольклор ансамблен Балтач белән ни бәйли?

«Сорнай» дигәч күпләр район үзәгендәге авыл хуҗалыгы җәмгыятен күз алдына китерер. Терлекләр тулы фермалар, иркен кырлар, трактор, комбайннар гөрелтесе. Әмма без хәзер сөйлисе «Сорнай» бөтенләй башка өлкәгә карый. Һәм шул ук вакытта без сөйләгәне белән дә бер кадәр бәйләнеше бар.

Моннан 25 еллар элек «Сорнай» фольклор ансамбле Балтач районына беренче тапкыр концерт белән килгәч, - "районда терлекчеләр слеты үткәрелә, шунда чыгыш ясый алмыйсызмы" - диделәр. Без, риза булдык. Табигатьнең бик матур җирендә үтте ул слет. Рәхмәт Балтач халкына. Алар безне бик җылы кабул иттеләр. Шушы чыгыштан соң без Балтач районының барлык авылларында да чыгышлар ясадык. Халык безне һәр җирдә тулы заллар белән каршы алды һәм аягүрә басып, алкышлап озатып калды. "Сорнай" ансамбленың яңа гына оешып, сәхнәгә менгән еллары иде бу. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән уен коралларын, онытылган җырларны сәхнәдән заманча җырлау, башкару үзенчәлеген ошатты Балтачлылар.
"Сорнай" ансамбленың бүгенге составы да бик талантлы яшьләрдән тора. Ильмир Ямалов, Илгиз Шәйхразиев (бу егетебез Бөрбаш кияве) татар эстрадасында инде үз урыннарын таптылар. Түнтәр авылы кызы Сания Гыйләҗева ансамблебезнең көзгесе дисәм дә ялгыш булмас, чөнки ул әле җыр-бию, уен коралларында уйнау өстенә концертыбызның алып баручысы да.
Күргәнегезчә, Балтач безнең өчен чит район түгел. Без, Балтач халкы, район җитәкчеләре белән тагын да якынаерга телибез һәм шул максат белән 25 елдан соң "Сорнай" ансамбле 2015нче елның 16нчы февралендә район мәдәният сараенда үзенең зур концертын оештыра. Ә инде Татар эстрадасының йолдызы, күрше Башкортстан егете Илшат Вәлиев белән дә бергә эшли башлагач концерт программасы бермә-бер баеп, тулыланып китте.
Ринат Гыйләҗев
ансамбльнең сәнгать җитәкчесе,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
халыкара конкурслар лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250