Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Социаль челтәрдәге сәхифәне ватып кермәсеннәр өчен биш киңәш

Социаль челтәрдәге сәхифәләрдә дусларыгыздан спам-хатлар килгәне бармы? Яки сезнең исемнән хәбәр таратканнары булдымы?

Спам-хәбәр бик хисле була, кешеләр шикләнеп тә тормыйча, алдакчыларга акча күчереп куйган чаклар да бар. Шулай итеп мошенниклар кесәсен тулыландырып ятмас өчен, "Челнинские известия" сайты биш киңәш бирде.

Аккаунтны ватмасыннар өчен киңәшләр:

Ике факторлы аутентификация узыгыз– аккаунтка керү өчен пароль һәм код кертергә кирәк. Код смс яки электрон почта аша килә. Моның өчен "Безопасность" бүлегенә кереп, ике факторлы аутентификацияне тоташтырыгыз.

Социаль челтәрләр аша башка кушымталарда һәм сайтларда авторизация узмагыз.

Һәр социаль челтәр өчен аерым пароль һәм логин кулланыгыз.

Компьютерда антивирус программасы урнаштырыгыз.

Программа һәм кушымталарны рәсми сайтлардан гына алыгыз.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр