Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Социаль өлкә: яхшыга гына өметләник

Катлаулы икътисади вәзгыять күп кенә тармакларга чыгымнарны киметергә, каешларны кысыбрак буарга мәҗбүр итте. Әмма социаль өлкә һәрчак иң өстенлеклеләрдән саналып килде.

Халыкның тормыш сыйфатына йогынты ясаган программа һәм башлангычларга агымдагы кризис вакытында да зыян китермәскә тырыштылар. Шулай да казнадагы акча кытлыгы үзен елдан-ел ныграк сиздерә.

ПЕНСИЯ ИНДЕКСАЦИЯСЕН 5 МЕҢ СУМ БЕЛӘН АЛМАШТЫРДЫЛАР

Әйтик, өлкән яшьтәгеләр пенсияләренең елына ике тапкыр арттырылуына күнегеп беткән иде. Быел исә аларга ел башындагы үсеш белән генә канәгатьләнергә туры килде. Февраль аенда пенсияләр 4 процентка индексацияләнде. Гадәттә, көз айларында ясала торган индексациянең быелгысы иң баштан ук зур сорау астында иде. Нәтиҗәдә, ил җитәкчелегенең карары сөенечле булмады.
Ә менә эшләүче пенсионерларның пенсиясе бөтенләй дә артмады. Бүгенге көндә 1,1 миллион пенсионерның 400 меңгә якыны шушы категориягә карый. Моңа кадәр пенсия индексациясе лаеклы ялдагыларның барысын да колачласа, агымдагы елның 1 гыйнварыннан кертелгән үзгәрешләр буенча, лаеклы ял яшенә җитеп тә, эшләвен дәвам итүчеләрнең акчасы элеккеге дәрәҗәдә калды. Пенсияләр пенсионер эшләми башлагач кына «төшеп калган» индексация күләменә үстереләчәк.
Шулай да пенсионерларга берникадәр ярдәм күрсәтү юлын таптылар. Гыйнвар аенда аларга 5 мең сум күләмендә өстәмә акча бирү турында карар кабул ителде. Шуны искәртеп узарга кирәк: ул бер тапкыр гына биреләчәк. Илебездә мондый акчалата ярдәм иминият һәм картлык буенча пенсия алучы 43 миллион кешегә күрсәтеләчәк. Бу максатларга 200 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
5 мең сум күләмендәге акчаны Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче hәм пенсия түләнүче гражданнар алу хокукына ия. Түләүләр барлык пенсионерларга да (шул исәптән эшләүчеләренә дә) булачак. Пенсияләрен почта бүлекчәләре һәм пенсияне өйгә китереп бирү хезмәтен башкаручы оешмалар аша алучылар өчен ул һәр пенсионерның теркәлү урыны буенча пенсия бүлекчәсендә түләнә, пенсияләрен саклык кассалары аша алучыларның исә шәхси счетына күчереләчәк.
- Татарстанда әлеге өстәмә акча белән иминият һәм картлык пенсиясен алучы 1 миллион 117 меңнән артык кеше тәэмин ителәчәк. Бу - эшләүче һәм эшләмәүче гражданнар. Әлеге максатларга 5,6 миллиард сумнан артык акча таләп ителәчәк, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.
2017 елда яңадан пенсияләрнең тулы форматлы индексациясенә кире кайту күздә тотыла. Ниятләрне тормышка ашырып булырмы - анысын вакыт күрсәтер.

АНА КАПИТАЛЫН САКЛАП КАЛДЫЛАР, АРТТЫРЫРГА ИСӘ АКЧА ЮК

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталын индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы канунны имзалады. Бу карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта Ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә.
Узган елда Россия Икътисади үсеш министрлыгы Ана капиталыннан гомумән баш тартырга тәкъдим иткән иде. Шул рәвешле, 300 миллиард сумны янга калдырып булачак, диелде. Әмма әлеге программаны саклап кала алдылар.
«Ана капиталы» программасын озайтуын озайттылар, әмма индексацияләүгә акча таба алмадылар. Моңа кадәр 9 ел дәвамында арттырылып килгән дәүләт ярдәме күләме инде быел ук үзгәрешсез калдырылган иде. Алдагы өч елда да икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларын табучыларга күрсәтелә торган ярдәм күләмен арттырмаска карар кылдылар.

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНӘ КЫЙММӘТЛӘНӘ

2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүләр арта. Ата-аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, түләүнең күләме арту мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары, шул исәптән азык-төлек бәяләре, балалар бакчаларындагы сабыйларны карау-тәрбияләүдә катнашкан персоналның хезмәт хакы үсүенә бәйле.

Шул ук вакытта бакчада баланы тәрбияләү чыгымнарының 70 процент чамасын дәүләт үз өстенә ала. Ата-аналар түли торган сумма учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, бүген иң киң таралган балалар бакчасында 10,5 сәгатьлек төркемдә йөрүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге бала өчен әти-әниләр 2770 сум түли. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 227 сумга артып, 2997 сум булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ата-аналарга каралган ташламалар һәм компенсацияләр үз көчендә кала. Беренчедән, һәркемгә федераль субсидия тиешле: беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Икенчедән, республика казнасыннан да өстәмә компенсация түләнә. Кереме җан башына 20 меңнән артмаган һәр кеше әлеге төбәк ярдәменә өмет итә ала.
Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә ташламалар (алар ата-аналар түләвенең яртысын түли һәм шул ук вакытта компенсация алу мөмкинлегенә дә ия) саклана. Инвалид, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА,
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250