Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Социаль яклау өлкәсе 2018 ел нәтиҗәләрен барлады+фоторепортаж

Бу өлкәнеӊ район халкы өчен аеруча әһәмиятле икәне билгеле, районда яшәүче 34322 кеше пенсия ала, 80 яшьтән узган лаеклы ялда булганнарныӊ саны – 1159, 3970 кеше инвалид.

Районныӊ социаль өлкәсендә 2018 елда ниләр эшләнгән, нинди яӊалыклар булган һәм 2019 елда нинди максатлар куелган – болар турында киӊәйтелгән киӊәшмәдә сүз барды. Бу өлкәнеӊ район халкы өчен аеруча әһәмиятле икәне билгеле, районда яшәүче 34322 кеше пенсия ала, 80 яшьтән узган лаеклы ялда булганнарныӊ саны – 1159, 3970 кеше инвалид. 5061 гаиләдә 8254 бала тәрбияләнә, сәламәтлеге чикләнгән балалар булган 167 гаиләдә 171 бала тәрбияләнә. 11 күп балалы гаиләдә 34 бала бар, 41 гаилә опекунга бала алган. Бу саннарны гына санап чыгу да социаль яклау өлкәсенеӊ эше турында фикер йөртергә мөмкинлек тудыра. Киӊәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов катнашты һәм чыгыш ясады. Бүлекнеӊ исеменнән күренгәнчә, сез халыкны якларга, тиешле ярдәмнеӊ максатчан һәм иӊ кирәк урынына барып җитүенә ирешергә тиешсез, диде ул. Олылар буламы, яшь гаиләләрме – аларныӊ һәркайсы кайгыртучанлык сизәргә тиешләр, вакытында әйткән бер җылы сүз генә дә, куп очракта мөһим һәм кадерле була. Шушыларны истә тотып, һәр өлкәдә сезнеӊ тырышлык сорала. Һәм алда торган бурычларны тагы бер кат барлап, ачык максатларны куя белергә кирәк һәм сез бу максатларга ирешерсез, дип уйлыйм диде ул.

Бу турыда газета битләреннән киӊрәк укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы