Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Соцпакетка дигән гаризаңны яңартырга онытма!

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән файдаланырга хакы булган, әмма аны акчалата алган федераль ташламага ия иптәшләр Пенсия фондының урындагы территориаль органнарына гариза яза алалар.

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән файдаланырга хакы булган, әмма аны акчалата алган федераль ташламага ия иптәшләр Пенсия фондының урындагы территориаль органнарына гариза яза алалар. Гаризалар Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да кабул ителә. Гаризалар киләсе елның 1 гыйнвареннан көченә керәчәк. Балтач районының Пенсия фондына гариза язарга килгәндә 2-51-57 телефоны аша алдан язылып кую кирәк.

Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:
- рецепт буенча дару- препаратлар, медицина кирәк-яраклары, инвалид балалар өчен дәвалау үзлегенә ия махсус ризыклар;
- шифаханә - курортларга юлламалар;
- Шәһәр яны тимер юл транспортында , шулай ук халыкара транспортында дәвалау урынына бару-кайту өчен бушлай йөрү.


“Федераль ташламага ия гражданнар категориясенә ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, сабый чакта фашизм коллыгында булганнар, радиация тәэсире нәтиҗәсендә сәламәтлекләрен югалтканнар керә. Бүгенге көндә Татарстанда дәүләттән 144 мең кеше социаль ярдәм ала”, дип белдерә ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Ә безнең районда әлеге хезмәтләрдән 4360 кеше файдалана.

Пенсия фондының Кайнар линиясе: 8 800 302 2 302, элемтәгә керү өчен телефон: (843)279-27-27, интернет-ресурс: www.pfrf.ru , sprrt.ru.
Безнең җирлектәге Пенсия фонды идарәсенең телефон номерлары: 2-51-57, 2-46-53.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соцпакет