Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәрдекнең үз табибы

Сәрдек авылы фельдшеры Гүзәл Зиннәтуллина авылдашларыннан һәрчак рәхмәт ишетеп яши. Ул тумышы белән дә, үсеше белән дә - шушы авылныкы.

Гүзәл ханымның шәфкать туташы булу хыялы та Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын укыгач туа. Урта мәктәпне тәмамлап, уңышлы гына имтиханнар тапшырып, Киров өлкәсенең Уржум медицина училищесына укырга керә. Яхшы гына укып, кулына шәфкать туташы дипломын алып, 1989 елны туган авылына эшкә кайта. Инде ул еллардан күпме вакыт үткән, әмма кешеләргә ярдәм итү теләге генә үзгәрешсез калган. Авылда шәфкать туташы гадәттә авылда укол ясаучы гына түгел, бөтен төр табибларны алыштыручы да. Авырулар янына кичен дә, төннәрен дә чыгып китәргә, аларны район хастаханәсенә илтергә туры килгән чаклары да күп аның. Мондый чакларда Гүзәл ханым авыл җирлеге башлыгына, Чепья участок хастаханәсенә яки авылдашларына мөрәҗәгать итә.
- Авыл фельдшеры - гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше. Безгә бер үк вакытта "ашыгыч ярдәм" дә, акушер-гинеколог та, күз врачы да, хирург та, шул ук вакытта педиатр да булырга туры килә, - ди Гүзәл Зиннәтуллина.
28 ел хезмәт дәверендә авыл табибы үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга игътибарлылыгы белән авылдашларының ихтирамын, үзенә ышанычын яулаган.
Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен аның белән аралашкан кеше генә белә. Йөкле хатыннарны исәпкә бастыру, бала тудыру йортыннан бәби каршы алу, ана белән бала янына көнаралаш диярлек барып күзәтү, прививка ясау, әлеге сабыйларны тиешле вакытында диспансерлаштырырга җибәрү, медпунктта авыруларны кабул итү, чакырулар, болардан тыш күпме кәгазь, хисап... Ә Гүзәл ханымны һәрчак аңлаучы, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы гаиләсе, ныклы тылы бар. Тормыш иптәше Раушан да, балалары да аның хезмәтенең никадәр җаваплы икәнен яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250