Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәрдектә күргәннәрем

Шушы көннәрдә газета укучыларыбыз белән күзгә-күз очрашып сөйләшер, “Хезмәт” турындагы фикерләрен белер өчен авылларга чыктык, чираттагы тукталышыбыз Сәрдек авылы булды.

Сәрдек – районыбызның нык һәм төзек авылларының берсе. Биредә тырыш һәм уңган халык яши, үрнәк гаиләләр дә бик күп, яшьләр дә авылда күпләп кала. Вакытлы матбугатны да биредә яратып укыйлар. Әмма соңгы арада газета-журналларның электрон варианты булу, басма матбугатка аяк чала билгеле. Укучыларыбызның газета турында фикерләре төрле. Эчтәлеге белән килешүчеләр дә, кайбер темаларның яктыртылмавыннан риза булмаганнар да бар, бәясен кыйммәтсенүчеләр дә шактый. Тик шулай да күп кенә сәрдекләрләрнең газетабыз турында җылы фикерләре без авылга килгәннән кайтып киткәнчегә кадәр яуган яңгыр астында йөрүебезне дә оныттырды кебек.

Сәрдек авылында хат ташучы булып Флера Гомәрова эшли. Эшли башлаганына аз гына вакыт узса да, инде эшнең асылына төшенгән, авылдашлары аны йомшак телле, ачык йөзле булганы өчен хөрмәт итә.

– Узган яртыеллыкта 33 кеше “Хезмәт” алдырган иде. Алдагысында да шуның кадәр кешегә яздыртуны максат итеп алдык, – ди Флера ханым.

Без килгән көнне 24 кеше язылган иде инде, аларга тагын биш кеше өстәлде, кайберләре пенсия килгәнен көтәбез дип ышандырдылар. Инде шактый еллар “Хезмәт”ебездән аерылып торган берничә гаиләне кабат “Хезмәт”ле итүебезгә сөенеп, кайтыр юлга кузгалганда көне буе яуган яңгыр да туктады. Без моны хәерлегә юрадык. Сәрдеклеләр бердәнбер район хәбәрләрен ирештерүче “Хезмәт”тән аерылмас шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка