Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сүрелмәс хатирәләр. Кайтаваз.

«Хезмәт» газетасы битендә Рим Зарипов хакындагы язманы күргәч, күңелем белән үткәнгә кайтып, яшәрдем дә, яшьләндем дә. Сиксән еллык гомерем күз алдымнан бер-бер артлы узып китте.

Сугыш арты авыр вакытлар, юк заманнар исемә төште. Кул көче белән эшләгән еллар, көнне-төнгә ялгап эшләүләр, малларга азык юк вакытлар бер мизгелдә йөрәкне айкады. Бөтен эшебез кул көче белән иде бит. Чиләк-көянтә җилкәдән төшмәде. Котелга юып бәрәңге салу, сенаж, саламны малларга бирү дә, савым да кул белән эшләнелә иде. Йорт эше, юклык, өстәвенә утын эзләп, нәрсә бар шуны ягулар, уфалла белән печән ташу, салам эзләүләр... бар да булды.

Без Киров өлкәсе Малмыж районы белән ызандаш. Бик биек булмаса да тавыбыз да бар. Чишмәләребез дә тау астыннан кайнап чыгып авылга ямь биреп тора, үткән-барганны суы белән сыйлый. Тауга менеп бассаң кечкенә генә авыл – Кугуборка бар иде. Безнең авыл халкы ипигә, башка төр әйберләргә дә шуннан тукланды, халкы белән дә дус булып, аралашып яшәдек.

Ул чорда савымчылар яшь кызлар иде. Бөтенебез тормышка чыгып, балалар алып кайттык. Кырыгы да тулмаган бәбине кайнанага калдырып, өчәр-дүртәр сәгать эшләп кайта идек. Баланы ничек караганнар, ничек түзгәннәр ул хакта үзләре генә белгәндер. Алай гына да түгел, сәгать иртәнге өчтән торып, атларга төялеп, җәйләүгә сыер саварга өчәр чакрым юл бара идек. Йоклап калсак, җәяү йөгердек. Төнге дежуры да бар иде. Авырлыкның бер җиңеле дә була. Шул шалашлы җәйләвебездә Рим Зарипов киңәше белән кичәләр дә уздыра идек. Ул безгә әтиебез кебек иде. Безнең белән бергә уйнап, җырлап, биеп күңелле яллар оештырды. Ул да яшь егет иде бит монда килгәндә. Савымчы кызларга бөтенегез бер төсле булыгыз, дип клубка кияргә күлмәкләр тектертте. Нинди матур яшьлек, эш сөючән чорыбыз исемә төште. Яхшы хуҗалар ярдәме белән яхшы якка үзгәрдек. Рим Зариповның энергиясе алдынгы урыннарга меңгезде. Елдан-ел зур уңышларга ирешеп, күбебез медаль иясе булдык.

Мин хәзер сиксән яшьне куам. Бүгенге көндә күмәк хуҗалыгыбызның алга китүенә шул хәтле сөенәм. Зарипов вакыты кабатлана кебек, Фердинанд аның уңышларын кабатлый сыман. Көчле энергияле хуҗа ул. Нинди зур фермалар салдырта. Моңарчы аны телевизорда гына күрсәк, үземә дә күреп кайту насыйп булды. Элек эшләп ялга чыккан пенсионерлар өчен ферма белән таныштыру үткәрделәр. Фердинанд Нургаянович бөтен ваклыкларын үзе сөйләп, сыер сауган вакытларын күрсәтеп, хөрмәтләп, тулы өстәлләр артында сыйлап, күчтәнәчен биреп, автобуска утыртып озатып калды. Гомумән бик кешелекле ул, олыларның хәлен белеп, йомшак сүзләре белән тормыш турында да сораштыра, ярдәм сорап барсаң, булышмыйча да калмый. Без аннан бик канәгать. Киләчәктә дә тормыш иптәше белән тигез гомер итсеннәр, уллары белән киленнәренең игелеген күреп, оныкларының шат авазына сөенеп яшәсеннәр. Эшендә зурдан-зур уңышларга ирешеп, улы да үзе юлыннан китсә иде дигән теләктә калам.

 

Рауза Гафиятуллина,

Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатирәләр