Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сәрия Аитова: “Район яңалыкларын иң беренче без укып беләбез”

Үз эшенең чын остасы булган кешеләргә карыйсың да, күңелгә рәхәтлек аласың. Аларга карата хөрмәт хисе арта, андыйлардан үрнәк алырга тырышасың. Сүзем Норма авылында почтальон булып эшләүче Рәшит Гарипов турында.

Һәркөн саен Норма авылы буйлап йөреп, төш вакытына газета-журналларны өләшеп тә чыга. Без шунлыктан, иң беренчеләрдән булып, матбугат яңалыклары белән танышабыз, шул исәптән, район хәбәрләреннән дә. Ул әле өченче елын гына эшләсә дә, авыл халкы алдында абруй казанырга өлгерде. Олыга-кечегә мәрхәмәтле, өлкәннәрнең гозерләрен дә җавапсыз калдырмый, үтәргә тырыша, көндәлек көнкүрештәге кирәкле әйберләрне дә алып килеп бирә.
Мин үзем дә 36 ел почта хезмәткәре булып эшләдем. Бу хезмәтнең бар нечкәлекләрен беләм. Тиздән бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан, аларның барчасын да тәбрик итәм һәм эшләрендә уңышлар телим, дип хәбәр итә Норма авылының М. Җәлил урамында яшәүче Сәрия Аитова

Әйтер сүзегез булса ...
Шалтыратыгыз: 2-62-53, 2-43-82
Фото: http://www.profguide.ru/professions/Pochtalon.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250