Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Сөт сихәте

Каты ютәлне сөт яхшы дәвалый. Ярты стакан кайнар сөткә шулкадәр үк селтеле минераль су ("Боржоми") кушып, яисә 1 стакан кайнар сөткә 1 чәй кашыгы бал салып эчәләр.

Сабыйларга исә җылы сөткә инжир салып бирәләр. Яисә 2 суганны вак кына турап, 1 стакан сөттә пешерәләр, 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр. Һәр 3 сәгать саен 1 әр аш кашыгы эчәләр. 5 баш суган, 1 баш сарымсакны вак кына турап, ярты литр сөттә йомшарганчы пешерәләр, аннары бал һәм бөтнек төнәтмәсе кушып, һәр сәгать саен 1 әр аш кашыгы кабалар.

Ютәлдән сөт дәва

Йокы алдыннан 1 стакан мәкле сөт эчү файдалы. 2-3 чәй кашыгы мәкне балчык савытта төеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, тондыралар, сөзеп, эчәләр. Яисә 1 чәй кашыгы балга 2 аш кашыгы әнис орлыгы һәм бер чеметем тоз кушып болгаталар, 250 мл су өстәп, кайнатып чыгаралар, сөзәләр. Өлкәннәр һәр 2 сәгать саен 2 шәр аш кашыгы, балалар һәр 4 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр. 1 аш кашыгы шикәрне куе көрән төскә кергәнче ут өстендә тоталар, аннары сөтле чынаякка агызалар. Барлыкка килгән "кәнфит"не авызда тулысынча эреп беткәнче суыралар.

Интернет битләреннән алынды.
Табиб белән киӊәшләшү зарури.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр