Су астында калган татар авылыннан куркыныч ВИДЕО пәйда булды [+ВИДЕО]
Төмән өлкәсендә урнашкан Тугыз авылы инде берничә көн су эчендә утыра. Шул ук хәлдә Казанлы авылы.
Кешеләр этләр-мәчеләре белән бергә түбәләрдә, чормаларда яши. Зыян күрүчеләргә интернетта акча җыя башладылар.
Тугыз һәм Казанлыда яшәүче халык әлегә вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелгән. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада түбәндәге әйберләр кирәк:
- бозылмый торган ризыклар
- эчәр өчен чиста су (бутылкаларда)
- кием-салым (төрле яшьтәге кешеләр, шул исәптән балалар өчен)
- урын-җир кирәк яраклары, юрган-мендәрләр, сөлге-тастымаллар (кулланылышта булган да ярый, тик чиста булсыннар).
- финанс ярдәм
Гуманитар ярдәм җыю пунктлары Казанда оештырылды:
1. "Ярдәм" мәчетендә . Адресы - Казан, Серов урамы, 4а йорт. телефон - 223-03-59.
2. Мәрҗәни мәчете. Казан, Каюм Насыйри урамы, 17 йорт. телефон - 2933686
3. Иман нуры мәчете. Казан, Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт. телефон - 8 (919) 647-58-06.
Акчалата ярдәмне җыю өчен тугызлылар авылларындагы иң хөрмәтле һәм гадел кешеләрнең берсе булган Зарипов Йусуф әфәндене билгеләгәннәр.
Аның Сбербанк картасының номеры - 639002679010167017, Зарипов Йусуф Айтмухаметович. Теләсә кайсы Сбербанк бүлекчәсеннән яисә банкоматтан шушы номерга акча сала аласыз. Аның телефоны +7 982 133 26 20
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев