Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Су буйлары тамаша...анда күзләр “камаша”

Бу көннәрдә Сосна, Шубан, Бөрбаш бөяләрендә булырга туры килде. Табигать ямьле, хозурланып утыра торган, сулар җылы, рәхәтләнеп коена торган. Тик менә гел күк йөзенә генә карап ятып булмый, әйләнә-тирәгә дә күз төшә.

Хәер, ул күз дигәнең килүгә үк камаша башлый инде, яр буе тулы чүп-чарны күреп... Аеруча Бөрбаш бөясенең яр буйлары бик пычрак, утырганнар, күңел ачканнар да табигатьне пычратып киткәннәр. Үз пычрагыңны үзең җыештыру авыр микәнни инде, синнән соң башка кеше килә бит анда, ник шул турыда уйламыйлар икән? Алай дисәң, шул пычрак урынга өч машина килде дә, аннан яшьләр “коелды”, берни күрмәгәндәй, җәймә җәйделәр дә табын әзерли башладылар. Менә сиңа яшьлек, – пычрак ни, чиста ни димәк аларга. Шубан суы буйлары чиста, сыер тизәгеннән башка чүп күренми. Соснада да бик үк тәрбияле кешеләр ял итми, күңел ачмый ахырысы, монда да шапшаклык күренә.

Үзең турында гына уйламый, кеше турында да уйласак иде әзрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: плотиналар