Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Су эчүнең... үз кагыйдәләре

«Әлхәмдүлилләһ», – дип әйтергә кирәк.

1. Суны акрын гына, ашыкмыйча эчәргә кирәк. Гали радыяллаһу ганһедән тапшырылган бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткәне риваять ителә: «Суны авыз тутырып түгел, акрынлап эчегез».

2.Суны берьюлы түгел, ә ике, өч йотымда эчәргә киңәш ителә, шул ук вакытта су салынган савыт эченә, ягъни су өстенә суларга ярамый. Әбү Сәид радыяллаһу ганһе тапшыра: Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Су салынган стаканыңны авызыңнан читкәрәк җибәр һәм аннан соң сула», – дип әйткән.

3.Мөмкинлек булганча суны утырган хәлдә эчү хәерле, әгәр инде мондый мөмкинлек булмаса, баскан хәлдә дә ярый.

4.Су салынган савытны уң кул белән алу хәерле. Гомәр радыяллаһу ганһе сөйләвенчә, Пәйгамбәребез (г.с.в): «Әгәр берәрегез ашаса яки эчсә, уң кулы белән ашасын һәм эчсен, чөнки сул кул белән шайтан ашый һәм эчә», – дип әйткән (Мөслим).

5.Эчәр алдыннан: «Бисмилләәһир-рахмаәәнир-рахиим», ә эчеп бетергәч: «Әлхәмдүлилләһ», – дип әйтергә кирәк.

(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев