Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Су коенырга ялгыз гына бармагыз!

Рәхәтләнеп су коеныр чак җитте. Тик эсседә су коенганда төрле күңелсез хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин.

Су буендагы ялыгыз күңелсез тәмамланмасын өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
– Су коенырга ялгыз гына бармаска киңәш ителә.

– Исерткеч эчемлекләр кулланып суга кермәскә.

– Таныш булмаган сулыкта коену тыела.

– Суның тирәнлеген белмәгән суга сикермәгез.

– Су астында озак вакытка калмаска.

– Йөзә белмәүчеләргә махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә кирәк.

Батучы кешегә ничек ярдәм итәргә?

– Иң коткаручыларны һәм “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк.

– Үзегез яхшы йөзсәгез, киемнәрегезне һәм аяк киемнәрен салып, батучы янына йөзегез.

– Әгәр батучы сезне дә су астына өстери башласа, көч кулланыгыз.

– Әгәр батучы аңын югалткан булса, аны ярга чәчләреннән тотып алып чыгып җиткерергә мөмкин.

– Су төбенә киткән кешене 6 минут эчендә чыгарырга кирәк. Вакыт узса, аны коткарып калып булмаячак.

– Үзең бата башласаң, аркага ятарга кирәк.

– Көзән җыера башласа, берничә мәртәбә балтырны чеметү булыша.

Балалар да суга бату куркынычы турында белергә тиеш. Аларны елгага егылып төшәрлек урында уйнамаска дип кисәтегез. Йөзә белмәгән килеш тирән суга кермәскә кушыгыз. Балагызның бик тә су коенасы килә икән, аның үтенеченә колак салыгыз, ял итәргә вакыт табарга тырышыгыз!

Ватаным Татарстан

Фото: Гөлзидә Газизуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату су коену