Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Субашта студентлар белән очрашу кичәсе оештырылган (фото)

Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат, Мәктәпкә дип килдек без тагын.

Һөнәр сайлау - кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Замана үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлый башларга кирәк. Тора бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзенә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыру, дөрес профиль сайлау - иң мөһим мәсьәлә. Шушы авыр мәсьәләләрне күздә тотып, без укучылар белән студентлар арасында очрашу кичәсе уздырырга булдык. Кичә дәверендә укучылар барлык үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап ала алганнардыр дип ышанып калабыз, дип хәбәр итәләр Субаш мәктәбеннән.

Фото: new.subash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250