Судья да эштән киткән (видео)
Казан шәһәренеӊ Киров районы судында федераль судья булып эшләүче Любовь Солдатова үз теләге белән эштән киткән.
Бу гаилә турында хәбәрләр элегрәк бөтен илгә таралган иде инде. 2010 елныӊ 6 июнь көнендә Казанда Ямашев проспектында Любовь Солдатованыӊ улы, шулай ук федераль судья Эдуард Солдатов 23 яшьлек егетне машина белән бәрдерә, егет шунда ук һәлак була. Эдуард Солдатов үзенеӊ гаебен таный. Исерек килеш руль артына утырып, кеше таптаткан өчен аӊа закон нигезендә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әмма яклар килешүе нигезендә, бу эш туктатыла, егетнеӊ якыннарына Эдуард 1,5 миллион сум акча түли. Судьялыктан ул азат ителсә дә, аныӊ машина йөртү хокукын нигәдер алмыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев