Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суга төшкән телефонны нишләтергә?

Смартфон көн дә сатып ала торган әйбер түгел, хакы "тешләшә". Ә көтмәгәндә ул суга төшеп китсә, нишләргә?

Телефонны шунда ук ремонтка илтергәме, әллә инде үзең аңа беренче ярдәмне күрсәтеп караргамы? Смартфонны коткарып калу чарасы бар! Әмма аны тиз арада күрү кирәк. Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, сервис үзәгенә барып, байтак кына акча түгеп кайтудан котылып калачаксыз!

1нче адым. Телефонны сүндерегез.

2нче адым. Корпусын корытып сөртегез. Моның өчен бары тик коры салфетка яки сөлгедән генә файдаланыгыз. Әмма фен кулланырга ярамый! Юкса телефонны бөтенләй яраксызга чыгарырга мөмкинсез.

3нче адым. Батареясен алып куегыз.

4нче адым. Сим-картасын алып куегыз. Шул рәвешле һич югы телефон китабын саклап калачаксыз.

5нче адым. Телефонның эчен салфетка ярдәмендә саклык белән генә корытып сөртегез.

6нчы адым. Батареясе һәм сим-картасы алынган смартфонны дөге тутырылган капчыкка салып (дөге эченә үк тыгарга), авызын бәйләп куегыз (каптырмалы целлофан пакет булса – тагын да әйбәтрәк). 24 сәгать буе шунда тотыгыз. Шушы вакыт эчендә дөге телефонга кергән суны тулысынча үзенә сеңдерәчәк, дип яза vatantat.ru.

 

 

Фото: mdex-nn.ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Suga-t-shk-n-telefonni-nishl-terg-349465/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев