Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суганны... чебен черетә

Майның икенче яртысында суганны зарарлый торган аксыл чебен оча башлый.

Бу чебен җиргә һәм суганның төбенә йомырка сала. Берничә көннән йомыркадан чыккан личинкалар суганчаның эченә кереп, аны ашый башлый. Шуннан суган чери, кыяклары саргая, кибә. Бу корткычка каршы ничек көрәшергә соң? Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова киңәшенә игътибар итегез.

Суган белән кишерне аралаштырып утырту ысулын күпләр белә. Тагын бер ысул — суганны иртәрәк утырту. Чебен оча башлау белән түтәлләргә шушындый матдә сибеп чыгарга кирәк: бер квадрат метр мәйданга 100 грамм агач көле, бер стакан тәмәке оны, бер бал калагы кара борыч. Аннан соң 4-5 көн саен җирне йомшартып торырга кирәк.

Корткычларны җиңүнең янә бер ысулы — тәмәке оны төнәтмәсе сибү. 200 грамм тәмәке онын яисә махорканы 3 литр кайнар суга салып бутыйлар һәм 2-3 тәүлек тоталар. Соңыннан 10 литр су, бер аш кашыгы сабын, бер бал калагы борыч салып бутыйлар. Бу сыекчаны үсемлекләргә һәм түтәлгә сиптереп чыгарга кирәк.

Суган түтәле янына бәрхет гөле утырту да файдалы, чебен аның исен яратмый.
 

 

Фото: nsk-dek.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Suganni--cheben-cheret-277007/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев